28 март көнне Эзмә мәдәният йортында " Нәүрүзгә рәхим итегез!" исемле бәйрәм чарасы узды. Бу - календарь язы һәм кояш календаре буенча яңа ел бәйрәме. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, анда авылдашларына матур киемнән Нәүрүз – яз килде. Чара концерт номерлары һәм уеннар белән дәвам итте. Шулай ук безнең бәйрәмне Утерняс авыл клубы мөдире үзенең матур җырлары белән бизәде. Авылдашлар бергәләп уеннарга кушылдылар, биеделәр. Бәйрәм азагында тәмле «Карга боткасы» һәм кайнар коймак белән сыйландык.