Бүген безнең Сабабызда Нәүрүз бәйрәме үтте!

2026 елның 28 марты, шимбә

Район мәдәнияте йорты каршында язгы бәйрәм – Нәүрүз гөрләде!

Кыш бабай белән Кар кызы эстафетаны Нәүрүзбикәгә тапшырды. Бәйрәмдә халык биюләре, җырлары яңгырады, күңелләр җылынып, бердәмлек хисе туды. Бәйрәм кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясеннән торган ярминкә үткәрелде. Халык үзенә кирәк-яракларын алу мөмкинлеге тудырылды. Шулай ук, балалар һәм өлкәннәр өчен призлы спорт уеннары, конкурслар узды, җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.

Күңелле мизгелләр, бердәмлек һәм яңа өметләр белән тулы Нәүрүз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International