Гаилә эстафетасы

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Чаңгы ярышлары буенча кичә узган Гаилә эстафетасында гаиләләре белән Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә катнашты. Нәтиҗә дә сөендерерлек булды. Бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина гаиләсе  2нче, бюджет бүлеге белгече Алинә Миннегулова гаиләсе белән 3нче урынны яуладылар. Гомумән, оешмабыз хезмәткәрләре районда үтеп килүче һәр чарада актив катнашып киләләр. Һәм үзләре генә түгел, балаларны да шундый актив тормыш рәвеше алып барырга тарталар. Ә балалар коллективта иң зур байлык булып тора, әлбәттә. Бүгенге көндә 3 гаиләдә 4 бала тәрбияләнә, 3 бала үстерүче 11 гаиләбез бар, 20 гаиләдә исә икешәр бала тәрбияләнә. Гаиләдә әти-әниләр балалары белән бер дулкында булганда гына иң матур һәм нәтиҗәле уңышларга ирешергә мөмкин дә инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International