25 март көнне «Байкиев.К.С. исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты» базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында «Аҗаган – 2026» хәрби-спорт уены узды.
Ярышларда районның барлык гомуми белем бирү мәктәпләре катнашты.
Ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын- «Байкиев.К.С. исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты»;
2 урын- «Лесхоз урта мәктәбе»;
3 урын- «Явлаштау урта мәктәбе».
Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, грамоталар, акчалата бүләкләр, ә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.