Бүген, 2026 нчы елның 26 мартында, 4501 нче номерлы имтихан тапшыру пунктында (МБГБУ «Гимназия») «ТДИ, БДИ әти-әниләр белән бергә тапшырабыз» акциясе үткәрелде.
Акциядә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашты.Әлеге Акция әти-әниләргә имтихан пункты эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге бирә. Акция барышында әти-әниләр имтиханнарның ничек үтүе, аудиторияләрдә катнашучыларнын эш урыны һәм имтихан уздыруның объективлыгын тикшереп тору ничек оештырылуы белән таныштылар. 2026 елда Акциядә катнашучы 11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләренә база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның җиңеләйтелгән вариантын һәм 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә математика буенча ТДИ ның җиңеләйтелгән варианты язарга тәкъдим ителде.