Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән китап атналыгында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш гомумбелем бирү мәктәбендә урнашкан китапханәдә экскурсиядә булдык. Китапханәче Гүзәлия Миңнехановна балаларны китапның ничек басылуы, аның кешеләргә файдасы, китапларның төрләре, китапханәче хезмәте белән таныштырды. Китап - белем чишмәсе, аны кадерләү, саклау, кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләү - тәрбиячеләр, укытучылар, китапханәчеләрнең изге бурычы.