Олыяз балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Олыяз "Чәчкә" балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме булып узды. Язның килүен һәм табигатьнең яңаруын символлаштырган Нәүрүз, бакчада тәрбияләнүчеләрне татар халкының бай мәдәни мирасы белән таныштыру өчен сәбәп булды.  Бәйрәмдә балалар көч, җитезлек һәм тизлектә көч сынаштылар. Җырлар, күңелле биюләр, уеннар балаларны чын күңелдән сөендерде. Бәйрәм азагында Нәүрүзбикә балаларны коймак белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International