18нче март көнне Саба аграр көллияте базасында "Шоколад" балалар бакчасы коллективы һәм бакчада тәрбияләнүче балалар тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде.
Залда утыручы әти-әниләр, әби-бабайлар сәхнә түрендә чыгыш ясаучы сабыйлары өчен чын күңелдән сөенеп утырды. Бәйрәм чарасына эчтәлекле шигырьләр яңгырады, балалар һәм әти-әниләр башкаруында җырлар җырланды, шаян биюләр, сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләр дә үзләренең чын профессионаллар икәнлекләрен исбатлады. Алар да тамашачыларны үзләренең ямьле чыгышлары белән сөендерде.