29 нчы январь көнне, Саба урта мәктәбе базасында " Җиңүчеләр законы: 100 баллга җитү серләре!» региональ акциясе үткәрелде. Акциянең максаты-2025/2026 нче уку елын тәмамлаучыларның имтиханнарга психологик яктан әзерлек дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге чарада районның 11нче сыйныф укучылары һәм узган уку елында имтиханнарын югары баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.
Акция кысаларында чыгарылыш сыйныф укучылары БДИга әзерлек һәм югары нәтиҗәләргә ирешү серләре белән уртаклаштылар.
Акциядә шулай ук, югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларны һәнәри юнәлеш бирделәр.
#образованиетатарстан #ГИА2026 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2026 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
"Яшь оста" төбәкара конкурсының муниципаль этабы
2026 елның 29 гыйнварында «Бранко Рус» ҖЧҖ коллективының еллык отчет җыелышы булды. «Бранко Рус» ҖЧҖ компаниясе авыл хуҗалыгы продукциясе – кошчылык базарында 15 елдан артык эшли. Бүгенге көндә ул-инкубаторда йомыркадан тәүлеклек күркә балаларын чыгару өлкәсендә уникаль тәҗрибәсе һәм үз технологияләре булган алдынгы, югары технологияле предприятие.
2025 елның 28 гыйнварында "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2025 елда барлыгы 4650 тонналык 9649 баш мал сатып алынган. Шуннан 2201 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме 914 млн. 476 мен сум тәшкил итткән.
ООО “Саба”ның Мичән филиалында чәчкечләрне язгы кыр эшләренә әзерләү оешкан төстә башкарыла. Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар чәчкечләрне төзекләндерү эшләрен башкаралар.
28 гыйнварь көнне Курсабаш мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Курсабаш" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Җиһаншин Ирек Сәетша улы һәм баш белгечләр 2025 елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2026 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнашты.
Һәр зур эш кечкенә идеядән һәм аны тормышка ашыру, кешеләргә файда китерү теләгеннән башлана.
2026 елның 1 гыйнварыннан бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арту сәбәпле Үзәкләштерелгән бухгалтериянең планлаштыру һәм хезмәт хакларын исәпләү-түләү бүлегендә гыйнвар дәвамында кызу вакыт хөкем сөрә. Бухгалтерларның үз эшләрен оператив һәм төгәл башкаруы районның 78 оешмасында эшләүчеләргә аванс һәм хезмәт хакын вакытында түләргә мөмкинлек бирә.