ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Гыйнвар көннәрендәге кар яву өлкән яшьтәге кешеләр өчен авыр сынау булды. Кайбер пенсионерларга йөрергә кыен, ә шушы көннәрдә булган кар явудан соң өйдән чыгу проблемалы була.

 Тимершык урта мәктәбенең «Беренчеләр Хәрәкәте» волонтерлар отряды "Кар десанты" акциясе оештырды, аның кысаларында ялгыз пенсионерларга йорт яны территорияләрендә кар җыештыруда булыштылар.

Малайлар көрәкләр белән коралландылар һәм кышкы мәшәкатьләрне намус белән башкарып чыктылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

27 гыйнвар - Ленинград үзенең җиңүен бәйрәм итте. Туган шәһәрне саклап калу өчен дошманга каршы сугышкан, каты блокаданың барлык авырлыкларын кичергән, салкын һәм ачлыкка, бомбага тотуга һәм артобстрелларга карамастан яшәгән һәм көрәшкән кешеләрнең җиңүе.

ДБМУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты» укучылары өчен класс сәгатендә укытучы Л.И. Таһирова «Блокадалы икмәк» һәм «Блокадалы карлыгач» турында сөйләде.

«Блокада икмәге " - ул блокаданың кырыс елларын кичергән ленинградлылар хәтерендә мәңгегә калган иртәгәге көнгә өмет символы.

«Блокада карлыгачы " - ул блокадада яхшы хәбәр һәм өмет көтүне белдергән символ.

Укучылар истәлек һәм җиңүчеләр буыны белән элемтә билгесе итеп кәгазь карлыгачлар ясадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

29 нчы январь көнне, Саба урта мәктәбе базасында " Җиңүчеләр законы: 100 баллга җитү серләре!»  региональ акциясе  үткәрелде.  Акциянең максаты-2025/2026 нче уку елын тәмамлаучыларның имтиханнарга психологик  яктан әзерлек дәрәҗәсен күтәрү.  Әлеге  чарада районның 11нче сыйныф укучылары һәм узган уку  елында имтиханнарын югары  баллга тапшырган  чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.

 Акция кысаларында чыгарылыш сыйныф укучылары   БДИга әзерлек һәм югары нәтиҗәләргә ирешү серләре белән уртаклаштылар.

Акциядә шулай ук, югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларны һәнәри юнәлеш бирделәр.

#образованиетатарстан #ГИА2026 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2026 #готовимсявместерт #готовимсякГИА

Тэги: Мәгариф идарәсе

"Яшь оста" төбәкара конкурсының муниципаль этабы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Сатыш мәктәбендә чорма эшкәртүгә әзерлек: техник исәпләүләр башланды

Тэги: окс ОКС

2026 елның 29 гыйнварында «Бранко Рус» ҖЧҖ коллективының еллык отчет җыелышы булды. «Бранко Рус» ҖЧҖ компаниясе авыл хуҗалыгы продукциясе – кошчылык базарында 15 елдан артык эшли. Бүгенге көндә ул-инкубаторда йомыркадан тәүлеклек күркә балаларын чыгару өлкәсендә уникаль тәҗрибәсе һәм үз технологияләре булган алдынгы, югары технологияле предприятие.

2025 елның 28 гыйнварында "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2025 елда барлыгы 4650 тонналык  9649 баш мал сатып алынган.  Шуннан 2201  тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме  914 млн.  476 мен сум тәшкил итткән.


29
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

ООО “Саба”ның Мичән филиалында чәчкечләрне язгы кыр эшләренә әзерләү оешкан төстә башкарыла.  Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар чәчкечләрне төзекләндерү эшләрен башкаралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

28 гыйнварь көнне Курсабаш мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Курсабаш" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Җиһаншин Ирек Сәетша улы һәм баш белгечләр 2025  елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2026 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Куркынычсызлык барыннан да мөһимрәк 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International