Региональ акция "Җиңүчеләр законы: 100 баллга җитү серләре!»

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

29 нчы январь көнне, Саба урта мәктәбе базасында " Җиңүчеләр законы: 100 баллга җитү серләре!»  региональ акциясе  үткәрелде.  Акциянең максаты-2025/2026 нче уку елын тәмамлаучыларның имтиханнарга психологик  яктан әзерлек дәрәҗәсен күтәрү.  Әлеге  чарада районның 11нче сыйныф укучылары һәм узган уку  елында имтиханнарын югары  баллга тапшырган  чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.

 Акция кысаларында чыгарылыш сыйныф укучылары   БДИга әзерлек һәм югары нәтиҗәләргә ирешү серләре белән уртаклаштылар.

Акциядә шулай ук, югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларны һәнәри юнәлеш бирделәр.

#образованиетатарстан #ГИА2026 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2026 #готовимсявместерт #готовимсякГИА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International