Куркынычсызлык барыннан да мөһимрәк

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 29 нче гыйнвар көнне  Саба ш.т. п. гимназиясендә профилактик әңгәмәләр көне билгеләп үтелә. Беренче сыйныф укучыларына ЮХИДИ инспекторы Мәҗитов Ф. З. һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Г. Н. лар килде. Алар башлангыч сыйныф укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләре, җәяүлеләр кичүе аша ничек чыгарга, машинада ничек һәм кайда утырырга, нинди кисәтү билгеләрен белергә кирәклеге турында сөйләделәр. Гыйбрәтле мультфильм күрсәттеләр һәм барлык ситуацияләр турында фикер алыштылар. Яхшы белемнәре һәм активлыклары өчен хезмәткәрләр балаларга гыйбрәтле бүләкләр тапшырдылар һәм һәрвакыт үрнәк җәяүлеләр булырга өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International