2025 елның 28 гыйнварында "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2025 елда барлыгы 4650 тонналык 9649 баш мал сатып алынган. Шуннан 2201 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме 914 млн. 476 мен сум тәшкил итткән.
Шулай ук кооператив ел дәвамында Саба мәктәпләрен, балалар бакчаларын да югары сыйфатлы хәләл ит белән тәэмин иткән.
Бүгенге көндә “Умырзая” кооперативының 7 кибете уңышлы гына эшләп килә.
2025 елда, яңа цех төзү, ИТ, субпродуктлар җитештерү чыгымнарын исәпкә алып, рентабельлек 3,3% тәшкил итте.
Шулай ук, үткән елда, җитештерү процессын модернизацияләү максатыннан, терлек сую цехында төзекләндерү эшләре үткәрелгән: административ здание тозелде, 18х16 эшкэрту цехы тозелеп килэ.
Хезмәт резервы бүгенге көндә 51 кеше тәшкил итә.
Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары И.И. Котдусов катнашты.