Бадминтон буенча контроль-күчерү нормативларын тапшыру Спорт әзерлегенең федераль стандарты белән көйләнелә. Сынауларның төп максаты - спортчының физик һәм техник күнекмәләрен киләсе елга яисә укыту этабына күчерү өчен бәяләү. “Саба-Арена” спорт мәктәбе” өстәмә белем бирү мәктәбе залында һәм “Килдебәк ” урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында бадминтон буенча актив рәвештә тренерлар Бакирова И.И., Зарипова Г.Х. контроль- күчерү нормативларын тапшыру оештырылды. Тикшерү вакытында барлык спортчылар үзләренең ныклыгын, ихтыяр көчен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр