ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

«Халыклар бердәмлеге көне» бәйрәме

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

10
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

ООО “Саба”ның Мичән филиалында тырмаларны язгы кыр эшләренә әзерләү хәзердән үк башланып китте.  Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар тимерчелектә тырма тешләрен утта кыздырып очлау эшләрен башкаралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

10-16 ноябрьдә бөтен дөньяда диабет белән көрәш атналыгы уза

Тэги: хастаханә

Мишә авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

8 нче  ноябрьдә "Игенче" хоккей командасы Зиннуров Айнур Райнур улына  багышланган алкалы хоккей турнирында катнашты.

Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә америка өрәңгеләрен һәм башка кыргый агачларны кисктеләр. Алар транспорт үткәндә күз күремен каплый һәм торак пунктларның күренешен боза иде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Саба районының инфраструктура үсеше бүлеге объектта ышанычлы алгарыш турында хәбәр итә.

Тэги: окс ОКС

3 ноябрь көнне Казан шәһәрендә “Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге” бөтенроссия бәйгесе булып узды. Конкурста Шекше авылының иң оста мөнәҗәтләр әйтүчесе Ханнанова Алсу Сәүбән кызы, 36 яшь һәм аннан да өлкәнрәк яшь үзенчәлекләре арасында, “Соло” номинациясендә III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз сезне, алга таба да сәламәт булып, зурдан-зур уңышларга ирешергә язсын!

Тэги: Шекше авыл җирлеге

2026 елның беренче яртыеллыгына газета – журналларга язылу башланды. Финанс–бюджет палатасы хезмәткәрләре һәр елны район газетасына бик теләп язылалар, һәрдаим газета аша районда булган яңалыклар белән танышып торалар, редакциябездә хезмәт куючы журналистларның һәр язмасын кызыксынып укып баралар. Быел да искәрмә булмады, финансистларның күбесе “Саба таңнары” район газетасына язылып куйды. 

9 ноябрьдә Ильгар Мәммәдов үзәге призларына фехтование буенча турнир узды.
Чернов Виктор (Саба-Аренадан спортчысы) икенче урынны алды.
Спортчыны һәм "Саба-Арена" фехтование бүлеген котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International