Хроник йогышлы булмаган авырулар-кешедән кешегә күчми торган, озак дәвамлы һәм, кагыйдә буларак, акрын үсә торган авырулар. Алар генетик, физиологик, экологик һәм үз-үзләрен тотыш факторларының берләштерелгән йогынтысы нәтиҗәсендә дәвам итә һәм үсә.
Йогышлы булмаган авыруларның төп типлары:
Йөрәк-кан тамырлары авырулары (инфаркт, инсульт);
Онкология авырулары;
Хроник респиратор авырулар (КОБЛ һәм астма);
Диабет.
Куркынычның үз-үзен тотышы факторлары:
Тәмәке куллану (икенчел тәмәке төтене йогынтысы нәтиҗәләрен дә кертеп);
Тоз, шикәр һәм майларны артык күп куллануны да кертеп, сәламәт булмаган туклану;
Алкоголь куллану;
Физик активлык җитәрлек түгел.
Куркынычның метаболик факторлары:
Югары кан басымы (гипертонияне дә кертеп);
Артык тән авырлыгы/симерү;
Кандагы глюкозаның югары дәрәҗәсе (шул исәптән шикәр диабеты);
Канда липидларның аномаль дәрәҗәсе (шул исәптән холестеринның югары дәрәҗәсе).
Йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау чаралары:
Сәламәт рациональ туклану;
Авырлык кимү (ул артык булганда);
Даими һәм торышына һәм яшенә туры килә торган физик активлык;
Начар гадәтләрдән баш тарту;
Даими тикшерүләр;
Стресс дәрәҗәсенең кимүе;
Кандагы басымны, пульсны, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен даими контрольдә тоту.
Һәркем сәламәт булырга тели, ләкин бик еш теләүчеләр теләген тормышка ашыру өчен эшләми. «Яткан таш астыннан су агып тормый»дигән мәкаль бар. Актив тормыш рәвеше алып баручы, үзенә тулы канлы һәм сәламәт йокы тәэмин итүче, дөрес тукланучы һәм ризык белән яшәү өчен җитәрлек күләмдә мөһим матдәләр алучы, үзе һәм гаиләсе белән гармониядә яшәүче кеше сәламәт. Авыруларны кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен саклауга юнәлдерелгән профилактик чаралар авырулар килеп чыгу куркынычын киметүне гарантияли. Ахыр чиктә, кисәтү авыруларның үсеше һәм нәтиҗәләре белән бәйле мәшәкатьләрдән арындыра. Шуны аңлау мөһим, профилактика-соңыннан кичектереп була торган мәсьәлә түгел, хәзер хәрәкәт итәргә кирәк!