29 январь көнне Эзмә мәдәният йортында Иләбәр китапханәсе белән берлектә өлкән буын вәкилләре белән "Башваткычлар көне» дип исемләнгән чара узды. Кроссвордларны, башваткычларны чишү-күңелле һәм мавыктыргыч кына түгел, ә бик файдалы вакыт үткәрү дә. Ул баш мие эшчәнлеге өчен бик файдалы һәм акыл сәләтен сизелерлек яхшырта. Кроссвордлар ярдәмендә хәтерне яхшыртырга, логик фикерләүне күнектерергә мөмкин. Мондый вакыт үткәрү телевизор карау белән чагыштырганда күпкә файдалырак һәм продуктиврак. Кроссвордларны һәм башваткычларны чишү-ул стресстан котылуның яки начар фикерләрдән арынуның бик яхшы һәм нәтиҗәле ысулы.