Тимершык авыл җирлегендә халык җыены

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

2026 елның 29 нчы гыйнварында Тимершык авылының Мәдәният йортында Тимершык авыл җирлеге гражданнары җыены узды. Җыенда күзгә-күз һәм дистанцион рәвештә, ZOOM программасы аша катнашу мөмкинлеге бар иде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р.Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2026 елга планнары белән уртаклаштылар. Участок полиция инспекторы М.М. Гатин 2025 елда торак пункт территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең торышы турында доклад белән чыгыш ясады. 2025 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Саба муниципаль районы прокурор ярдәмчесе Шавалиева И.И. авыл җирлеге халкына мөрәҗәгать итеп, прокуратураның төп эшчәнлеге законнарның үтәлешен контрольдә тоту икәнен искәртте һәм прокуратура хезмәткәрләре гражданнарның законлы хокукларын якларга һәрвакыт  әзер булуын әйтеп үтте. 129 номерлы янгын частенең җитәкче урынбасары Шамсетдинов Н.М. Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде., Курса урманчылыгы мастеры Ф.Т. Гыйлаҗиев «Урманнарда янгынга каршы чараларны тәэмин итү һәм үтәү турында» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хазиев А.Х. авыл җирлеге Башкарма комитетының 2025 елгы эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап тотты һәм 2026 елда җирлекнең үсеш планнары белән таныштырды. Җыен азагында Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте һәм киләчәктә авыл җирлеге һәм тулаем район буенча хәл ителәчәк бурычлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International