Кечкенә адымнардан – зур эшләргә

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     Һәр зур эш кечкенә идеядән һәм аны тормышка ашыру, кешеләргә файда китерү теләгеннән башлана.

     Лесхоз урта мәктәбендә "Үз бизнесыңны ничек булдырырга?" темасына "Разговоры о важном" дәресе кысаларында 2 нче сыйныфта кече эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче ата-аналар белән очрашу узды. Кунаклар чын тәҗрибә белән уртаклаштылар. Укучылар игътибар белән тыңладылар һәм эчтәлекле сораулар бирделәр.

     Әлеге чара балаларны эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләре, аның илдәге мөмкинлекләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International