ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арту сәбәпле Үзәкләштерелгән бухгалтериянең планлаштыру һәм хезмәт хакларын исәпләү-түләү  бүлегендә гыйнвар дәвамында кызу вакыт хөкем сөрә. Бухгалтерларның үз эшләрен оператив һәм төгәл башкаруы районның 78 оешмасында эшләүчеләргә аванс һәм хезмәт хакын вакытында түләргә мөмкинлек бирә.

Тылсымлы, сихри кыш хөкем сөргән әкиятләр дә бар.. Бөек язучылар иҗат иткән әкиятләр безне тылсымлы дөньяга алып китә, анда яхшылык һәрвакыт җиңә, ә яманлык һәрвакыт җәзага тартыла! Ә балалар кышкы әкиятләрне һәм әкият геройларын яхшы беләләрме? 9 январь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Бер кар бөртеге, ике кар бөртеге» дигән викторина үткәрделәр . Балалар кышкы әкиятләр дөньясына кызыклы сәяхәт ясадылар: «Морозко», «Снегурочка», «Два Мороза», «По-щучьему веленью», «Снежная королева», «Серебряное копытце», «Госпожа метелица», «Лисичка-сестричка и серый волк».  Ә әдәби сәяхәт берничә биремне үз эченә алды: «Әкиятне табып бир», «Әйлән-бәйлән кышкы әкиятләр», «Рәсемне тап», «Әкият хаталары».«Кышкы әкиятләр» конкурсында Яңа ел һәм кышкы темага әдәби әсәрләр санап киттеләр. Вакыйгалар кыш көне барган әкиятләрне искә төшердек.Тасвирлама буенча әкият геройларын таныдылар, пазллар җыйдылар. Катнашучылар кышкы табышмакларга, викторина сорауларына бердәм җавап бирделәр. Балалар күңелле һәм мавыктыргыч итеп вакыт уздырдылар, уңай хис-кичерешләр һәм призлар алдылар.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

24 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре студентлар көненә багышланган «Студенческий калейдоскоп»  дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр.Чара күңелле- иҗади атмосфера булдыру , бәйрәм тарихы турында белемнәрне киңәйтү максаты белән узды. Бәйрәм башында барлык Татьяналар өчен дә туган көне уңаеннан котлаулар яңгырады. Соңыннан алып баручылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Катнашучылар студентлар тормышы дөньясына чумдылар. «Тулай торак» конкурсы уйнаучыларга «Тулай торак коменданты»ролендә булу мөмкинлеге бирде. Ә аннары "Имтиханнар тапшыру«,  “Китапханә», “Билет ал”,”Матур язу” бәйгеләрендә һәм, әлбәттә инде, күңелле «Стипендия" конкурсында катнаштылар. Программа кызыклы, бай эчтәлекле булды һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Соңыннан барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Иштуган мәдәният йортында фәрештә ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мавыктыргыч шөгыль җыелганнарның барысын да мавыктырды. Ясауның катлаулы булмаган технологиясе, фантазия һәм сабырлык – һәм мастер-класста катнашучылар кулында искиткеч фәрештә булып чыкты. Бу фәрештә сезнең тынычлыгыгызны һәм җаныгызны сакласын! Өегездә бәхет китерерлек кечкенә фәрештәләр булсын!

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

28 нче январь көнне Югары Симет авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Югары Симет авылы мәдәният йортында үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре балалар белән"Күңел ачуларга салкын комачауламый" дип аталган уен чарасы уздырдылар.Чараның төп максаты: балалар өчен бәйрәм атмосферасы булдыру, төрле яшьтәге балаларны уен эшчәнлегенә җәлеп итү иде.Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар 2 командага бүленде. Беренче команда - "Кар бөртекләре”, икенчесе – “Кар бабайлар".Эстафета  төрле  этаплардан торды: “ Кричалки”,” Змейка”, Итек белән йөгерү” , “Оленьи упряжки” ,"Боулинг”,”Кемдә кар  күбрәк", “Эзләреңне  себер”,кышкы темага табышмаклар чишү.Балалар эстафетада актив катнаштылар.Эстафетаны үткәрүдә ярыш мизгелләре булуга карамастан, чарада күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Барлык балалар да бик канәгать калдылар.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Уважаемые граждане! От ФГБУ "Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан":

Консультация-предупреждение об интенсивности метеорологических явлений

С 18 часов. 29 января до 18 часов. 30 января 2026 г.

2026 елның 27 февралендә Ике Басу Арташ мәдәният йортында Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш. Хәсәншин катнашында “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиясенең 2025 ел өчен хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап җыелышы булып узды. 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2026 елда эшне камилләштерү планнары турында җәмгыять баш белгечләр чыгыш ясады. Юбилярларны һәм хуҗалык алдынгыларын котладылар

Тэги: Арташ авыл җирлеге

28 январь көнне Эзмә мәдәният йортында, Эзмә урта мәктәбе белән берлектә, ата-аналар комитетларының «Бердәм сыйныф серләре» конкурсының мәктәп этабы булып узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

"Бердәм Россия" партиянең Халык программасы буенча төзелгән инфраструктура объектларының Бөтенроссия фотоконкурсын башлап җибәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International