Иштуган мәдәният йортында фәрештә ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мавыктыргыч шөгыль җыелганнарның барысын да мавыктырды. Ясауның катлаулы булмаган технологиясе, фантазия һәм сабырлык – һәм мастер-класста катнашучылар кулында искиткеч фәрештә булып чыкты. Бу фәрештә сезнең тынычлыгыгызны һәм җаныгызны сакласын! Өегездә бәхет китерерлек кечкенә фәрештәләр булсын!