28 январь көнне Эзмә мәдәният йортында, Эзмә урта мәктәбе белән берлектә, ата-аналар комитетларының «Бердәм сыйныф серләре» конкурсының мәктәп этабы булып узды. Эзмә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Латыйпова г.р. 8 нче сыйныф ата-анасы составында конкурста катнашып, «Иң тату сыйныф» номинациясендә диплом белән бүләкләнделәр. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре бу чараны концерт номерлары белән бизәделәр. Барлыгы 8 сыйныф катнашты. Һәр сыйныф үзенең осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте. Барлык чыгышлар көчле алкышлар белән үрелеп барды. Чара ахырында сүз жюри әгъзаларына бирелде. 6 Б сыйныфы җиңүче булды һәм февральдә узачак зона турында катнашачак.