Олы Нырты авыл китапханәчесе үз укучылары өчен " балалар журналлар дөньясында " дигән темага журналына күзәтү үткәрде. Балалар китапханә алдыра торган балалар журналлары белән таныштылар. Аннары алар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, журналларның кызыклы рубрикалары белән таныштылар, күңелле хикәяләр һәм шигырьләр укыдылар.
Хөрмәтле Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистә халкы!
Авария сәбәпле, 2024 елның 8 августында, 8:00 дән 15:00 гә кадәр Дальная , Озерная, Тынычлык, Г .Тукай (йортлар: 4,6,8,10,12,14 а) урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне өзү планлаштырыла.
Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
07.08.2024 конне 18.30 сәгатьтә Байлар Сабасы штп.ның "Гаилә" ял паркы территориясендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография дисциплиналары укытучылары З. Р. Әхмәтшина һәм А. З. Мубаракзянова тарафыннан "Ча-ча-ча " бал биюе буенча мастер-класс үткәрелде.
6 август көнне «Кояшкай» лагеренда «Оста-Саба» сменасының ябылу тантанасы булып узды.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә арендалау өчен торак йортта эш гөрли.
6 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бигәнәй авылы кунаклары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырды. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар музеенда" булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
6 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара светофор көненә багышланган «Мой друг – светофор» исемле танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара светофор тарихы турында кыскача сөйләүдән башланды. Балалар светофор барлыкка килгәннән бирле ничек үзгәргәнен, беренче светофорларның нинди булуын һәм аларның ничек эшләвенә төшенделәр. Шуннан соң балалар светофорның хәзерге замандагы әһәмияте турында белделәр. Чара барышында кызыклы уеннар һәм викториналар уздырылды. Балалар светофор турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр, пазллар җыйдылар. Чара азагында барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында белешмәләр салынган буклетлар тапшырылды.
7 августта Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Нәгыймова М.С. «Ишегалды уеннары» социаль технологиясе кысаларында социаль участокларда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән «Ишегалды уеннары» үткәрде.
6 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мягкая игрушка» мастер-классы оештырдылар. Мастер-классны яшь кул эшләре остасы Әхмәтшина Әмилә алып барды. Ул киез басу технологиясе, йонның төрләре һәм эш өчен материалларны ничек дөрес сайларга кирәклеге турында мавыгып сөйләде. Шуннан соң йон тетүнең төп алымнарын күрсәтте һәм гади уенчык - сөйкемле аю баласын ясарга булышты. Эш барышында Әмилә үзенең серләре һәм киез эшләнмәләр ясау буенча лайфхаклары белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Мастер-классның атмосферасы иҗади һәм дустанә иде. Мастер-класс катнашучыларга кул эшләренең яңа технологиясен үзләштерергә һәм үзләренең уникаль уенчыкларын булдырырга ярдәм итте.