«Мой друг – светофор» танып-белү сәгате

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

6 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара светофор көненә багышланган «Мой друг – светофор» исемле танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара светофор тарихы турында кыскача сөйләүдән башланды. Балалар светофор барлыкка килгәннән бирле ничек үзгәргәнен, беренче светофорларның нинди булуын һәм аларның ничек эшләвенә төшенделәр. Шуннан соң балалар светофорның хәзерге замандагы әһәмияте турында белделәр. Чара барышында кызыклы уеннар һәм викториналар уздырылды. Балалар светофор турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр, пазллар җыйдылар. Чара азагында барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында белешмәләр салынган буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International