Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты: Саба районының «Яшьлек» командасы - көмеш призерлар!

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты: Саба районының «Яшьлек» командасы - көмеш призерлар!

 29 нчы марттан 1 нче апрелгә кадәр, Буа шәһәрендә, 2017 нче елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ФФРТ Кубогына Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда регионның иң көчле командалары катнашып югары әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.

Саба районыннан Тренер Данияр Разаков җитәкчелегендәге «Яшьлек» командасы яхшы уен күрсәтеп, турнир йомгаклары буенча көмеш призер булды. Балалар бердәмлек, осталык һәм чын спортчылар характеры күрсәтеп, районыбызны республика дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим иттеләр.

Команданы һәм"Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Данияр Разаковны яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз, киләчәктә яңа спорт казанышлары һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International