"Ча-ча-ча " бал биюе буенча мастер-класс

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

07.08.2024 конне 18.30 сәгатьтә Байлар Сабасы штп.ның "Гаилә" ял паркы территориясендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография дисциплиналары укытучылары З. Р. Әхмәтшина һәм А. З. Мубаракзянова тарафыннан "Ча-ча-ча " бал  биюе буенча мастер-класс үткәрелде. 
Башта укытучылар "Ча ча ча" биюенең килеп чыгышы тарихы, үзенчәлекләре һәм уникальлеге турында сөйләделәр. Кечедән алып олысына кадәр теләге булган һәркем үзләрен биюче ролендә сынап карый алды. Алар укытучылар артыннан хәрәкәтләрне актив кабатладылар, "ча ча ча" биюе нигезләрен үзләштерделәр, бию композициясен өйрәнделәр. Бу матур кичне "Гаилә" паркында булган һәркем әлеге дәртле биюнең энергетикасын тойды , динамик бию яхшы кәеф бүләк итте һәм уңай энергия бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International