Икшермә кадет мәктәбе базасында урнашкан “Кояшкай” сәламәтләндерү лагерендә, “Яшьлек” профильле сменасында ял итүче балалар өчен кызыклы һәм файдалы очрашулар дәвам итә.

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

 

Кичә, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Саба бүлекчәсе башлыгы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Нуриев Фәнзил Фидаил улы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы  бүлеге баш инженер-инспекторы Хәмит Хаҗип улы Нәзиров балалар белән әңгәмә корып, аларның кызыксынган сорауларына җавап бирделәр. Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп, тагын бер кат белгән белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International