"Саба үзәк район хастаханәсе" ДАССУның кан тамырлары үзәген төзелеше

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

"Алтын Групп "ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан Саба муниципаль районының "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССУның кан тамырлары үзәген төзү бара. Объектның исәпләнгән куәте 32 койка тәшкил итәчәк, ә аның гомуми мәйданы 6,5 мең кв.метр. Кан тамырлары үзәгендә кабул итү-диагностика бүлеген, шулай ук нур диагностикасы бүлеген, палаталарны, интенсив терапия секцияләрен, операцион блокны һ.б. урнаштыру күздә тотыла. Учреждение төзелеше 2024 елдан 2025 елга кадәр авыл территорияләрен комплекслы үстерү проекты кысаларында башкарылачак.

Тэги: окс ОКС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International