"Чернобыль – еллар аша караш"дип аталган Хәтер сәгате

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

    25 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Чернобыль АЭСындагы авариягә 40 ел тулу уңаеннан "Чернобыль – еллар аша караш" исемле Хәтер сәгате үткәрделәр.

   Чараны оештыручылар 26 апрельдә Россиядә истәлекле дата — радиация фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелүен искәрттеләр. Бу көнне һәлакәт һәм һәлакәтләрнең авыр нәтиҗәләрен бетергән, радиациядән зарар күргән, туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган һәркемгә хөрмәт күрсәтелә. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның ватанпәрвәрлеге һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә генә аларның үз гомерләре һәм сәламәтлекләре бәрабәренә радиация чыганагы изоляцияләнде.

       Чарада Чернобыль фаҗигасе, авария ликвидаторларының батырлыгы турында сөйләделәр. Чара презентация белән үрелеп барды. Презентациядән чарада катнашучылар станциянең төзелү тарихы, эшен туктату, авариянең килеп чыгу сәбәпләре, фаҗиганең масштаблары, радиация аркасында килеп чыккан төрле авырулар турында белделәр. Документаль фильмны карау экологик һәлакәт масштабларын ачык күрсәтергә, экологик проблемаларны яктыртырга мөмкинлек бирде.

       Без Чернобыльне киләчәк хакына истә тотарга, радиация куркынычын белергә һәм мондый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International