27 нче апрель көнне, Байлар Сабасында, “Алга” КВН лигасы үтте.

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

27 нче апрель көнне, Байлар Сабасында, “Алга” КВН лигасы үтте. Бу көнне районыбызда Казан, Яр Чаллы шәһәреннән һәм Теләче районыннан килгән командалар көч сынашты.Уеннар башланганчы, ике көн алдан, 25-26 нчы апрель көннәрендә алар белән Казаннан килгән редакторлар эшләде. Татар КВН Фестиваль лигасының чемпионнары – Сабаның җаваплылыгы чикле  “Игенче” җәмгыяте махсус кунак буларак чыгыш ясадылар. Кичә 1 нче урын алган, Казанның “Теге ни” такымы “Әйдә шаяРТ” татар КВН лигасының ¼ финал уеннарына юллама алды. Яр Чаллы шәһәреннән килеп Гран При алып киткән “Пятый лишний”  такымы рус такымнары уйнаучы сезонга үтте. Барысын да котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International