Чәбия-Чурчи авыл клубында Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире белән берлектә "Саба - минем туган ягым" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Чара барышында китапханәче Х. Сәфәргалиевның "Нырты ягы — тарихи төбәк" китабы белән таныштырды һәм бу китаптан өзекләрне укыды. Викторинада катнашып, балалар үзләренең белемнәрен тагын бер кат тикшерделәр һәм туган як турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.
“Балкыш” комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз кул астындагыларга үз участокларыннан уңыш җыярга һәм сакларга булыша.
6 августта Лесхоз мәдәният йортында балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча китапханә белән берлектә «Светофория иленә сәяхәт» исемле танып белү-уен программасы үтте, анда балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре белән таныштылар. Балалар стена газетасы ярдәмендә светофор барлыкка килү тарихын белделәр.Чара барышында балалар урамда үз – үзләрен тоту кагыйдәләре турында белемнәрен тулыландырдылар һәм табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, уеннарда «рөхсәт ителә–тыела», «әйе-юк», «Авто мульти»сорауларына җавап бирделәр. Үткәрелгән күңел ачу нәтиҗәсендә, светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрдән тыш, балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды.
Олы Нырты һәм Чәбия Чүрчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсенә, Н. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсия оештырдылар. Дендрология бакчалары-үсемлекләрнең махсус коллекцияләрен булдыру, үсемлек дөньясының күптөрлелеген һәм баету, шулай ук фәнни, укыту һәм агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыру керә торган табигать саклау учреждениеләре.
Олы Нырты авыл китапханәчесе үз укучылары өчен " балалар журналлар дөньясында " дигән темага журналына күзәтү үткәрде. Балалар китапханә алдыра торган балалар журналлары белән таныштылар. Аннары алар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, журналларның кызыклы рубрикалары белән таныштылар, күңелле хикәяләр һәм шигырьләр укыдылар.
Хөрмәтле Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистә халкы!
Авария сәбәпле, 2024 елның 8 августында, 8:00 дән 15:00 гә кадәр Дальная , Озерная, Тынычлык, Г .Тукай (йортлар: 4,6,8,10,12,14 а) урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне өзү планлаштырыла.
Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
07.08.2024 конне 18.30 сәгатьтә Байлар Сабасы штп.ның "Гаилә" ял паркы территориясендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография дисциплиналары укытучылары З. Р. Әхмәтшина һәм А. З. Мубаракзянова тарафыннан "Ча-ча-ча " бал биюе буенча мастер-класс үткәрелде.
6 август көнне «Кояшкай» лагеренда «Оста-Саба» сменасының ябылу тантанасы булып узды.