«Светофория иленә сәяхәт»

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

6 августта Лесхоз мәдәният йортында балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча китапханә белән берлектә «Светофория иленә сәяхәт» исемле танып белү-уен программасы үтте, анда балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре белән таныштылар. Балалар стена газетасы ярдәмендә светофор барлыкка килү тарихын белделәр. Чара барышында балалар урамда үз – үзләрен тоту кагыйдәләре турында белемнәрен тулыландырдылар һәм табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, уеннарда «рөхсәт ителә–тыела», «әйе-юк», «Авто мульти»сорауларына җавап бирделәр. Үткәрелгән күңел ачу нәтиҗәсендә, светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрдән тыш, балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International