Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән МХО да катнашучы хәрби белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрделәр.
Стеналарны һәм түшәмне монтажлау буенча ремонт эшләре бара. Подряд оешма ҖЧҖ "159 нчы ПМК".
2025 елның 18 февраленнән 21 февраленә кадәр Екатеринбург шәһәрендә Россия очучысы - космонавт Сергей Прокопьев призларына бадминтон буенча бөтенроссия ярышлары узды, анда Россиянең 18 төбәгеннән 375 иң көчле спортчы катнашты. 1332 уен уйналды. Ярыш "өч йолдызлы". Саба районы "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар һәм мөмкин булган 9 призлы урыннан 8 призлы урын яуладылар.
2 урын- Идрисов Нияз
3 урын- Рәхимов Адель
3 урын- Сафина Элина
2 урын- Идрисов Нияз - Сафина Элина
3 урын- Идрисов Нияз - Рәхимов Адель
3 урын- Сафина Элина - Фәйзуллина Ника (Чаллы) Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренеры Зарипов Г.Х. лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, алга таба да спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән Саба районы җитәкчелеге Рәис Нургали улы Миңнеханов җитәкчелеген бөтенроссия ярышларына йөрү мөмкинлеге өчен дә рэхмэтлебез.
20 февраль көнне Язлы Арташ авылында мөһим вакыйга - Әфганстан республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Шәйдуллин Фердинанд Харис улына багышланган мемориаль такта ачылды. Акция истәлегенә Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы һәм Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветераннары катнашты. Саба районы башлыгы үзенең чыгышында барлык сугышчы-интернационалистларга ярдәм һәм ихтирам сүзләре белән мөрәҗәгать итте, якташларыбыз турында бик күп яхшы сүзләр әйтте. Чараны алып баручылар билгеләп үткәнчә, күпләрнең туган бусагасына әйләнеп кайту насыйп булмаган, Әфганстанның ташлы җирендә бик яшь малайлар һәлак булган. Мемориаль тактаны ачу хокукы Әфган сугышчыларына бирелде. Җыелганнар бер минут тынлык белән искә алдылар, мемориаль тактага чәчәкләр салдылар. Геройның туганнары чарада катнашучыларга һәлак булучының истәлегенә хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтү генә аз, балаларга әлеге дәүләт бәйрәменең тирән мәгънәсен һәм әһәмиятен җиткерергә кирәк. Әлеге чарада укучылар әлеге датаның тарихы белән таныштылар. Мондый чаралар хәрби кешеләргә, фронттагы сугышчыларга хөрмәт, Ватанга мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итә.
23 нче февраль - балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү өчен яхшы бәйрәмнәрнең берсе.
Бу чын ир-атлар - кыю һәм батыр, җитез, ышанычлы, шулай ук булучак Ватанны саклаучы егетләр бәйрәме.
21 февральдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, интернатның ир-ат социаль хезмәтләр алучыларын бәйрәм белән котладылар.
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Кибәче урта мәктәбендә КФУ ның татар теле һәм инглиз теле бүлекләрендә укучы студентлар Гафиятова Илзия һәм Зилә катнаштылар. Алар укучыларны үзләренең уку йорты белән таныштырдылар. Илзия Г.Тукайның "Туган тел" шигырен 4 телдә сөйләп күрсәтте. Очрашу азагында барлык катнашучылар, бергәләп, "Туган тел" җырын башкардылар.
Кадерле коллегалар, хөрмәтле ир-атлар, 23 февраль белән котлыйбыз! Бу көнне Сезгә рухи көч кенә түгел, кыенлыкларга борылып карамыйча, максатларыгызга ирешергә батырлык та телисебез килә. Һәр көн уңышка яңа адым булсын!