Хәрби-спорт уены “Аҗаган"

2025 елның 21 феврале, җомга

Безнең балалар бакчасында "Аҗаган" хәрби-спорт уены узды. Традиция буенча без аны Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырдык. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотлык хисе, үз Ватанының иң яхшы традицияләренә катнашу хисе тәрбияләү өчен яхшы сәбәп. "Аҗаган" –хәрби-спорт бәйрәме, күңелле вакыт үткәрү, үз сәләтләреңне күрсәтү һәм файдалы күнекмәләр алу өчен менә дигән мөмкинлек. Хәрби-спорт уены барлык балаларны берләштерә, дустанә мөнәсәбәтләр, намуслылык, гаделлек тәрбияли, бер команда белән бергә эшләргә өйрәтә, балалар ахыргы нәтиҗәнең һәр команданың нәтиҗәсенә бәйле булуын аңлый. Мондый чараларны уздырып, без балаларны патриотизм рухында тәрбиялибез һәм лаеклы гражданнарны, Ватанны саклаучыларны үстерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International