"Бөек Җиңүгә 80 ел" медален тапшыру

2025 елның 21 феврале, җомга

Ватанны саклаучылар көне алдыннан ир-ат тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел" истәлекле медальләр тапшырылды. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., Саба шәһәр җирлеге башлыгы Хәсәнов Р. М. һәм "Гимназия" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең «Юнармия» катнашучылары Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Мингазов Шәмсетдин Мингаз улына шундый медаль тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International