ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2025 ел
җомга
21 нче февраль көнне Дөньякүләм халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.Бүген бу уңайдан балалар йорты тәрбиячеләре “Халыкара туган тел көне “ дигән чара үткәрделәр.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты

Ватанны саклаучылар көне алдыннан тыл ветераннарына - Ибәтуллин Мөдәрис Ибәтулла улы һәм Ибәтуллина Рәшидә Габдулла кызына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел” уңаеннан истәлекле медальләрне Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. һәм Юлбат төп мәктәбе укучылары катнашында тапшырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

21 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсе «Армиядә бер көн» дигән уен программасы үткәрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Бүген Олы Арташ авыл клубында, Ике басу Арташ мәдәният йорты, һәм Сабабаш авыл клубы хезмәткәрләре көче белән, ВАТАННЫ саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты куелды. Концерт ка, шушы авылдан балалары  махсус хәрби операция дә катнашып хәләк булган Хамитов Зөлфәт, Галимзянов Ильфарнын, авыр яраланып кайткан егетебез Искәндәр Зиганшиннын, бүгенгесе көндә яу кырындагы егетләребез Зөлфәт Ахунов һәм Ахмадуллин Айратларның әти - әниләре чакырылган иде, батыр егетләребезнен әниләренә чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Хәрби хәрәкәттә хәлак булган егетләребезне бер минутлык тынлык белән искә алдык. Тамашачы һәр җырны, нәфис сүз башкаручыларны, алкышларга күмде. Берсеннән - берсе матур биюләр сәхнә күрке булды. Бәйрәмне оештыруга ярдәм иткән мәдәният бүлеге,җитәкчебез Рөстәм Фидаил улына, ООО СХП Нырты хуҗалыгына, җитәкчесе Ильяс Илдусовичка тирән рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2025 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты  җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районына бару планлаштырыла.

“Парламент дәресләре”

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында физкультура һәм өстәл теннисы буенча спорт чаралары уздыру өчен спорт залы төзелә.

Объектта тышкы яктырту, электр белән тәэмин итү, эчке суүткәргеч, эчке канализация, вентиляция урнаштырыла, шулай ук электр монтажлау эшләре башкарыла.

Тэги: ОКС

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән МХО да катнашучы хәрби белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Стеналарны һәм түшәмне монтажлау буенча ремонт эшләре бара. Подряд оешма ҖЧҖ "159 нчы ПМК".

Тэги: ОКС

Хәрби-спорт уены “Аҗаган"

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International