Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты

2025 елның 21 феврале, җомга

Бүген Олы Арташ авыл клубында, Ике басу Арташ мәдәният йорты, һәм Сабабаш авыл клубы хезмәткәрләре көче белән, ВАТАННЫ саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты куелды. Концерт ка, шушы авылдан балалары  махсус хәрби операция дә катнашып хәләк булган Хамитов Зөлфәт, Галимзянов Ильфарнын, авыр яраланып кайткан егетебез Искәндәр Зиганшиннын, бүгенгесе көндә яу кырындагы егетләребез Зөлфәт Ахунов һәм Ахмадуллин Айратларның әти - әниләре чакырылган иде, батыр егетләребезнен әниләренә чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Хәрби хәрәкәттә хәлак булган егетләребезне бер минутлык тынлык белән искә алдык. Тамашачы һәр җырны, нәфис сүз башкаручыларны, алкышларга күмде. Берсеннән - берсе матур биюләр сәхнә күрке булды. Бәйрәмне оештыруга ярдәм иткән мәдәният бүлеге,җитәкчебез Рөстәм Фидаил улына, ООО СХП Нырты хуҗалыгына, җитәкчесе Ильяс Илдусовичка тирән рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International