Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л. В. Хәбибуллинаның гражданнарны күчмә кабул итүе

2025 елның 21 феврале, җомга

2025 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты  җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районына бару планлаштырыла.

Күчмә чара барышында дәүләт комитеты компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча (бәяләр, тарифлар билгеләү өлешендә) гражданнарны күчмә кабул итү һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының коммуналь инфраструктура объектларына бару планлаштырыла.

Гражданнарны шәхси кабул итү 10: 00 сәгатьтә район Башкарма комитеты бинасында була. Адресы: Саба районы, шәһәр тибындагы бистә. Байлар Сабасы, Г.Закиров ур., 52 йорт, кече зал. Алдан сорауларны электрон адреска җибәрүегезне сорыйбыз: Marat.Bagmanov@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International