2025 елның 23 февралендә балалар йортында тәрбиячеләр җитәкчелегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аҗаган» хәрби-спорт уены оештырылды. Бу чара балаларда үз иле өчен горурлык хисе һәм аны яклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән актив патриотик тәрбия үрнәге булды.
21 нче февраль көнне, "Саба-Арена" спорт мәктәбендә, Афганистанда, махсус хәрби операцияда һәм башка кайнар нокталарда һәлак булган сугышчан якташларыбыз истәлегенә, яшьүсмер егетләр арасында, "Яшьлек" яшьләр үзәге тарафынан волейбол турниры оештырылды.
21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Быел без мөһим датаны — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу истәлекле дата уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла. Бу медальләр - казанышларны тану билгесе генә түгел, ә сугышның авыр сынауларын кичергән кешеләргә чиксез рәхмәтебез символы да.
21 февраль көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов М.Р. Тимершык авыл җирлеге сәркатибе Вафина Э.С. белән берлектә Тимершык авылның тыл хезмәтчәне Гарипов Хәниф Гариф улына юбилей медале тапшырдылар.
21 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медальләре тапшырылды. Харисов Мөхәмәтфаризга истәлекле медальне Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов М.Р., Югары Симет авыл җирлеге сәркәтибе Шәйхлиева Л.Р. һәм Югары Симет урта мәктәбенең «ЮНАРМИЯ "хәрәкәте активистлары тапшырды.
Шәмәрдәннең "РОСТ" лицеенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган строй һәм җыр смотры узды.
21 февральдә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланган Әфганстанда, башка кайнар нокталарда һәлак булган якташ сугышчылар Кубогына яшүсмерләр арасында волейбол турниры узды.
21 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан тыл хезмәтчәннәре-ир-атларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медальләре тапшырылды.