21 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан тыл хезмәтчәннәре-ир-атларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медальләре тапшырылды. Шәмәрдән авылында шундый медальгә Төхвәтуллин Рәшит Зиннәт улы лаек булды. Рәшит Зиннәт улына истәлекле медальне Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Закиров Ф.Ф., Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев А. К. һәм "РОСТ" Шәмәрдән лицееның «ЮНАРМИЯ "хәрәкәте активистлары тапшырды.