Безнең чемпионнар!

2025 елның 22 феврале, шимбә

21 февральдә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланган Әфганстанда, башка кайнар нокталарда һәлак булган якташ сугышчылар Кубогына яшүсмерләр арасында волейбол турниры узды.

Безнең Шәмәрдән волейбол командасы әлеге турнирда лаеклы чыгыш ясады һәм каты көрәштә мактаулы 1 урынны яулады. 

Турнирның иң яхшы уенчысы дип Шәйдуллин Дамир танылды.

Команданы котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International