21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 19 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Тел – халыкның тере хәтере, аның җаны, аның байлыгы» дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Чара татар халкының мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар белән әңгәмә барышында милли телгә сакчыл карарга, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә кирәклеге билгеләп үтелде. Балаларга туган телебезнең әһәмиятлелеге турында аңлатылды. Туган тел турында шигырьләр укылды. Шулай ук балалар викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр. Кичә ахырында катнашучылар Г. Тукайның “Туган тел” шигыренә иҗат ителгән җырны җырладылар.