21 нче февраль көнне, "Саба-Арена" спорт мәктәбендә, Афганистанда, махсус хәрби операцияда һәм башка кайнар нокталарда һәлак булган сугышчан якташларыбыз истәлегенә, яшьүсмер егетләр арасында, "Яшьлек" яшьләр үзәге тарафынан волейбол турниры оештырылды.

2025 елның 23 феврале, якшәмбе

21 нче февраль көнне, "Саба-Арена" спорт мәктәбендә, Афганистанда, махсус хәрби операцияда һәм башка кайнар нокталарда һәлак булган сугышчан якташларыбыз истәлегенә, яшьүсмер егетләр арасында, "Яшьлек" яшьләр үзәге тарафынан волейбол  турниры оештырылды. Турнир, совет каскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 80 еллыгана һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелде. Ачылышта

Төньяк Кавказ төбәгендә хәрби хәрәкәтләр ветераны, Татарстан Республикасының Саба hәм

Телече районнары хәрби комиссары Закиров Фәнис Фәрит улы,

"Ватанны саклаучылар" социаль хәрби операциясендә катнашучыларга

ярдәм итү дәуләт фондынын Саба районындагы Татарстан

Республикасы филиалынын социаль координаторы Мавлетова Әлфия

Мәннән кызы,

Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераны, Әфганстанда hәм  башка

локаль конфликтларда сугыш инвалидлары Татарстан республика иҗтимагый оешмасынын Саба районы булекчәсе рәисе- Әхмәтшин

Илшат Зиннур улы,

Эфганстанда булган хәрби хәрәкәтләр ветераны - Вәлиев Фәнис Таһир

улы, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераны, Кызыл Йолдыз ордены

кавалеры -Газизуллин Мөнир Кәрәм улы,

Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераны, ике тапкыр "Батырлык өчен"

медале һәм "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнгән

Шәрипов Халит Фәрит улы,

Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераны, сугышның беренче

көннәрендә үк, 1979 елның 25 декабрендә, танк гаскәрләре составында, Әфганстан башкаласы Кабул шәһәренә, сугышчан марш ясаган

Ягьфаров Раиф Миннерәис улы,

Хәрби хәрәкәтләр ветераны, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнгән Шәмсетдинов Фәнис Инсаф  улы,  Махсус хәрби операциядә хәрби хәрәкәтләр ветераны, "Батырлык  өчен медале" белән бүләкләнгән  Насиров Зөлфәт Альфред улы килгән иде. Турнир батыр улларыбызны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте һәм уеннарны ачып җибәрү өчен сүз Закиров Фәнис Фәрит улына һәм Әхмәтшин  Илшат Зиннур улына бирелде. Аннан соң турнирда катнашучылар, Саба үзәгендә урнашкан  Әфганстан сугышында һәлак булган батырлар һәм Советлар Союзы геройлары аллеясына  чәчәкләр куйдылар.  Турнирда барлыгы 9 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә булды. 3 нче урында Юлбат,2 нче урында Симет, 1 нче урында Шәмәрдән командалары. Җиңүче командаларга грамоталар, акчалата бүләк, шулай ук беренче урын алган командага истәлек кубогы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International