Саба урта мәктәбендә “Парламент дәресләре” Дәүләт Советы депутатлары Аитов Нияз Фаатович, Шакиров Данис Фанисович, район Советы депутатлары Расих Закирҗанов, Расих Хәсәнов катнашында узды. Аларны 9-11нче сыйныф укучылары кызыксынып тыңлады. Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов бистәнең 10 округына сайланган депутатлар эшчәнлеге, сайлау тәртибе, утырышларда карала торган мәсьәләләр белән таныштырды.