Түбән Утар авыл клубында, авыл халкы өчен «Ватанны саклаучылар елына» багышлап, бильярд буенча зона ярышлары узды. Турнир бу спортның чын җанатарларын җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнашты.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Ватанны Саклаучылар Көненә багышланган чаңгы ярышларында 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
Ана капиталы чараларын торак сатып алуга файдаланганда торакның нинди халәттә икәнлеген бәяләү мәҗбүри
Финанс-бюджет палатасында эшләүче кызлар командасы хезмәттәш ир-егетләрен якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләделәр һәм үзләренең иң изге, иң матур теләкләрен, креатив формада хезмәттәшләренә җиткерделәр.
20 февраль көнне Саба район китапханәсендә, "Гаилә белән китапханәдә" проекты кысаларында, якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Саба урта мәктәбенең 4 “Б” сыйныфында укучы кызларның әтиләренә багышлап “Әтием - минем ышанычым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы укучыларга укуларында уңышлар теләде, әтиләрне бәйрәм белән котлап иң изге теләкләрен юллады. Китапханәчеләр әзерләгән кызыклы уен-биремнәрдә: “Бу минем кызым”, “Сүтеп-җый”, “Кем җитез”, “Баш хисапчы” һ.б. әтиләр актив булып катнаштылар. Ә кызлар һәр бирем арасында үзләренең матур шигырь-җырларын әтиләренә бүләк иттеләр. Сыйныф җитәкчесе Әнисә Габдулхай кызы әтиләрне тәбрикләп котлады. Чара ахырында укучылар әтиләренә истәлек бүләк тапшырып, җыр белән тәмамланды.
Татарстанда 4000 гаилә ана капиталының калган акчаларын бер тапкыр түләнә торган түләү рәвешендә алды
Ватанны саклаучылар көне алдыннан ир-ат тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел" истәлек медален тапшыру тантанасы булды. Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Н.Гайнетдинова, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин һәм Олы Кибәче урта мәктәбенең "Беренчеләр хәрәкәте"ндә катнашучылар Олы Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улына шундый медаль тапшырды.
Тимершык урта төп мәктәбендә ватандашларга гуманитар ярдәм җыю буенча "Махсус хәрби операция солдатына ярдәм!" акциясе дәвам итә. МХО дагы якташларыбызга( Тимершык авыл җирлегеннән булган 8 кешегә) ярдәм йөзеннән җыелган әйберләрне илтеп тапшырдык. Катнашкан барчагызга да зур рәхмәт. Раббыбыз көтелгән, көтелмәгән урыннардан үзегезгә әҗер саваплар итеп кайтарсын.Авылдашларыбыз исән -сау булып гаиләләре янына кайтсын дип телибез. Мең рәхмәт аларга безнең тынычлык хакына шушы юлларда йөргәннәре өчен
Саба үзәк район хастаханәсе коллективы үз коллективының көчле яртысын 23 февраль бәйрәме белән котлый!