21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Кибәче урта мәктәбендә КФУ ның татар теле һәм инглиз теле бүлекләрендә укучы студентлар Гафиятова Илзия һәм Зилә катнаштылар. Алар укучыларны үзләренең уку йорты белән таныштырдылар. Илзия Г.тукайның "Туган тел" шигырен 4 телдә сөйләп күрсәтте. Очрашу азагында барлык катнашучылар бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар.