ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә Әфганчылар көненә багышлап, авыл җирлеге кубогына мини-футбол ярышы булды. Ярышта 4 команда катнашты. Кубокка Кибәче-1 командасы ия булды.- Олы Кибәче авыл җирлеге.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

16 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты һәм Елыш авыл клубы хезмәткәрләре берлектә ”Тере хәтер” дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Кичәдә армия хезмәтен афган җирендә үтәгән якташыбыз, Елыш авылында туып үскән Фәрит Миннебаев катнашты. Ул үзләренең сугыш хатирәләре белән уртаклашты. Дусларын югалту хәсрәтен ул хәзер дә авыр кичерә. Мәдәният хезмәткәрләре кунагыбыз хөрмәтенә җырлар бүләк иттеләр.

16 нчы февраль көнне Сатыш авылы музей мәдрәсәсендә Совет гаскәрләренен Әфганстаннан чыгарылуга 30 ел уңаеннан “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип исемләнгән чара уткәрелде. Чарага җирлегебездә яшәүче Әфганстанда хезмәт иткэн:

Кадыров Н.Х.

Миннегулов Р.Х.

Котдусов Ә.Г.

Абдуллин Ә.Т.

чакырылган иде. Алар узләренең Әфганстан җирендә хезмәт итүләре һәм кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр. Шулай ук очрашуга Сатыш урта мэктэбенен беренче сыйныф укучылары да килде. Балалар узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, кунаклар ул сорауларга җавап бирделәр. Балаларга тырышып укырга, тәртипле булырга һәм сугышлар булмасын дип изге телэклэр телэделэр.

Саба районы хуҗалыкларында 2019 ел уңышы өчен кукуруз орлыклары сатып алу бара. Беренче буын гибридлары: Росс-140 МВ-40 тн, Краснодарский-194МВ-27,5 тн.

17 февраль көнне Казан бадминтон үзәгендә  15 яшькә һәм 19 яшькә  кадәр Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышларының нәтиҗәләре билгеле булды.

Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты, китапханә  хезмәткәрләре белән берлектә Әфганстан темасына әңгәмә оештырылды.Китапханәче Хәмитова Н.А.Саба узәкләштерелгән китапханә системасында үткәрелгән “Җиңүгә һәм хәтергә 30 ел” конкурсында актив  катнашкан укучы Вәлиева Зәринәгә грамота тапшырды.Әлеге кичә музыкаль номерлар һәм кул эшләре түгәрәге белән үрелеп барды. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

   2019нчы елның 12нче феврале көнне Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2018нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Балалар иҗат үзәгендә ел да уза торган «Дулкыннар - 2019» бәйгесенең район этабы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасы Финал ярышларында катнашып ll-урынга ия булды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

13 нче февральда «Тургай» приютында консилиум үткәрелде. Балаларнын приютта  булу вакыты чикле булганлыктан, белгечләр алдында кыска вакыт эчендә баланы кризис халәтеннән чыгару, укуга тарту, эшкә өйрәтү, дәвалауны оештыру, аның киләчәген билгеләү кебек катлаулы бурыч тора. Шуңа да приютта педагогик-психологик консилиумнар үткәрү мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International