Саба шәһәр җирлегендә яшәүчеләрнең еллык җыелышы булып узды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

     2019нчы елның 12нче феврале көнне Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2018нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Җыелышның көн тәртибе:

  1. Саба шәһәр җирлегенең 2018нче елда башкарган эшләренә отчеты һәм 2019нчы елга алга куелган бурычлар турында (докладчы – Хәсәнов Расих Мөбәрәкович, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары).
  2. Саба шәһәр җирлеге буенча кылынган җинаятьләр  турында 2018 нче елга гомуми мәгълүмат һәм төрле хокук бозу очракларын булдырмый калу чаралары турында (докладчы - участок вәкаләтлесе Мәгъсүмов Фәнис Расимович).
  3. 2018нче елда булган янгын чыгу очраклары һәм янгыннарны кисәтү чаралары турында (докладчы – Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге алып баручы бүлек начальнигы, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкатович).
  4. Пенсия түләү өлкәсендәге законнарга кагылышлы үзгәрешләр турында (докладчы – Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Фәридә Шәфкатовна).
  5. Цифрлы телевидениегә күчүнең үзенчәлекләре турында (докладчы – Татарстан Республикасы буенча радио-телевидение тапшырулары җиткерүче үзәкнең Шәмәрдән бүлеге җитәкчесе  Хаҗиев Айрат Шаһимуллович).
  6. Электрон түләүләр турында (докладчы -  “Татэнергосбыт” һәм “Бердәм санау үзәге” җитәкчесе  Галимҗанов Рафил Хәкимҗанович).
  7. Хуҗалыклардан чүп җыю буенча көтелгән яңалыклар (докладчы - торак-коммуналь хуҗалыгы белән идарә итү компаниясенең генераль директор урынбасары Курбанов Альмир Ахатович).
  8. Үзмәшгульлек программасын тормышка ашыру буенча кулланылышка кергән яңалыклар турында (докладчы –район салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе – Нигъмәтҗанов Фаил Фаизович).
  9. Район буенча эшмәкәрлек үсеше һәм әлеге өлкәдә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында (докладчы - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Ильдусович).
  10. 2018нче елда үткәрелгән халык җыенында әйтелгән тәкъдимнәрнең үтәлеше турында, гаризалар карау, тәкъдимнәр тыңлау.  
  11. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннихановның йомгаклау сүзе.
  12. Бүләкләүләр.

    Җыелыш башланганчы халыкка республикабызның һәм районыбызның ирешкән уңышлары һәм казанышлары турында видеоролик күрсәтелде. Чыгышлар тәмамлангач, узган елгы сорауларның үтәлеш дәрәҗәсе тикшерелде, быел язмача алынган һәр сорауга җавап бирелде. Район башлыгы Р.Н.Миннихановның йомгаклау сүзеннән соң, бистәдә үз эшләрен уңышлы алып баручы шәхси эшмәкәрләргә һәм 30 елдан бирле мәңгелек йортыбыз булган зиратларны карап тәртиптә тотучы Рәшит Галәветдин улы Минаповка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International