2019 нчы елның 17 нче февралендә Шәмәрдән авылында урнашкан хоккей тартмасында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы кубогының финал уеннары булып узды
15 нче февральдә Лесхоз мәдәният йортының “Амәнәт” халык театры Иске Мичән мәдәният йортында «Кичер мине, әнкәй» сагышлы комедиясен сәхнәләштерде. Бу - яхшы әсәр, күпме еллар үтсә дә ул хәзер дә актуаль. Аны мәктәп балаларына күрсәтсәң, отышлы булыр иде. Чөнки Миргаян кебек малайлар бүген дә бар. Алар сәхнәдән үзләрен күрерләр иде. Миргаянның ихтыяр көче, тырышлыгы – күпләргә үрнәк. Миргаян үз әнисе Дилфүзәне, ташлап китеп, аңа никадәр авырлыклар, кынлыклар тудырганы өчен гафу үтенергә мәҗбүр итә. Миңа калса, һәр кеше үз эшләре, кылган гамәлләре алдында иртәме-соңмы җавап бирергә, хисап тотарга тиеш. Миргаян тапканын түгел, бакканын үз әнисе итеп сайлый. Бу гадәти генә спектакль түгел, бала кырыс дөньяда мәрхәмәтле, кешелекле булып кала. Тормыш сынауларына бирешми, катлаулы хәлләрдә югалып калмый үз юлын тапкан кешеләр һәрвакыт бәхеткә лаек.
1 Миргаян выбирает себе отца и мать. Миргаян үзенә әти - әни сайлый.
Муса Җәлил - Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре. Ул кечкенә иптәшләре - нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Ул табигатьне, ел фасылларын бик яраткан. Кошларга, җәнлекләргә, хайваннарга атап шигырьләр язган.
16 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Муса Җәлил- балалар дусты” дигән тематик кичә үткәрделәр. Хезмәткәрләр герой-шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар. Балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар, фикер алыштылар. “Куян” шигырен хәрәкәтләр белән уйнап күрсәттеләр.
15 февраль көнне Иске Икшермэ мэдэният йортында "Җырлап яшик туган җирдә" исеме астында Иске Икшермэ авыл җирлегенен иҗат отчёт концерты үткәрелде. Үзешчән коллективлар һәм аерым башкаручылар, хор чыгышларын тамашачыларыбыз көчле алкышлар белән каршы алдылар.
16-17 февраль көнне “Саба” бассейнында Татарстан Республикасы укучылары арасында судомодель спорты буенча Республика ярышлары булып узды.
Хөрмәтле студентлар отряды!
Сезне Россия Студентлар отрядлары көне белән котлыйбыз!
Бүген Россия Студентлар отрядлары-студентларның вакытлы хезмәт эшчәнлеген координацияләүче һәм яшьләрнең спорт, иҗади потенциалын үстерү белән шөгыльләнүче, аның гражданлык күзаллавы формалашу белән шөгыльләнүче Россиядә иң күп санлы яшьләр оешмаларының берсе.
Студентлар үз көчләрен төрле өлкәләрдә сынап карый: төзелеш, авыл хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне һәм хокук тәртибен саклау, патриотик тәрбия.
Мондый отрядларда балалар үзләренең лидерлык сыйфатларын ачалар, һөнәри күнекмәләр алалар, бәяләп бетергесез хезмәт һәм идарә тәҗрибәсе алалар. Студентлар отрядлары иптәшлек һәм ярдәмчеллек законнарына өйрәтәләр.
Студентларга һәм студент отрядлары ветераннарына сәламәтлек, уңышлар һәм туган ил хакына яңа хезмәт җиңүләре телибез!
2019 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә «Вдохновение» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Бу конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты.
16 февраль көнне Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә "Татар мәдәнияте. Киләчәккә бер караш" форумы һәм "Татар кызы- Нәни энҗеләр" бәйгесенең йомгаклау өлеше булып узды.
14 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты сәхнәсендә авыл җирлегенең “Җырлап яшик, дуслар” дип исемләнгән концерт программасы булды. Концерт җырлар, матур бию номерлары белән үрелеп алып барылды. Дуэт, күмәк җырлау, вокаль һәм фольклор ансамбль чыгышларын да тамашачылар бик кәнагать булып көчле алкышларга күмделәр.
15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә.