Муса Җәлил - Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре. Ул кечкенә иптәшләре - нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Ул табигатьне, ел фасылларын бик яраткан. Кошларга, җәнлекләргә, хайваннарга атап шигырьләр язган.
16 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Муса Җәлил- балалар дусты” дигән тематик кичә үткәрделәр. Хезмәткәрләр герой-шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар. Балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар, фикер алыштылар. “Куян” шигырен хәрәкәтләр белән уйнап күрсәттеләр.